Боларны белеп торырга кирәк.
(Дәвамы)
- Әгәр лимоннан (бөтен лимоннан) сут сыгарга кирәк икән, башта аны кайнар суга салып торырга, аннары өстәлдә тәгәрәтеп алырга, аннары кисеп сыгарга кирәк.
- пешергәнче кыздырып алган карабодай ярмасыннан ботка тизрәк пешә, таралып торган һәм хуш исле була. Ярманы чуен табада духовкада берничә минут кыздырып алырга киңәш ителә.
- С витамины борщ һәм щига караганда, куе ашларда (ярмалы, бәрәңге ашларында) яхшырак саклана. Бәрәңге һәм ярмалардагы крахмал витаминны таркалудан саклый.
- Бәрәңге һәм ярма булмаган яшелчә ашларына бераз кыздырылган он салырга киңәш ителә – алар куерак һәм тәмлерәк булыр.
- Яшелчә ашына сөт, катык яки каймак кушсаң, тәмлерәк һәм туклыклырак булачак.
- Әгәр сез бәрәңге ашын составында кислота (тозлы кыяр, кузгалак) булган яшелчәләр белән пешерсәгез, яшелчәләрне иң ахырда салыгыз, югыйсә бәрәңге каты була.
- Кыздырылган бәрәңгене яхшылап кызаргач кына тозлагыз, югыйсә, тоз май белән кушыла һәм телемнәр формасын югалта, бәрәңге тәме дә кими..
- Кислота яшелчәләрне пешерүне акрынайта. Шуңа күрә серкә, лимон кислотасы, томат-пюре һәм чи помидорларны яшелчәләр әзер диярлек булганда өстиләр.
- Бәрәңге тизрәк пешсен өчен суга бераз май өстәргә кирәк.
- Бәрәңге пешергәндә үк бераз сарымсак, дәфнә яфрагы һәм бераз серкә, әлбәттә, тоз өстәсәң, ул чагында бәрәңге хәтта салкын килеш тә бик тәмле була.
- Бәрәңге боламыгы ясаганда салкын сөт салмагыз, ул аның төсен күгәртер, анда төерләр хасил булыр. Боламыкны сыеклаганчы, сөтне кайнатып чыгарга, даими болгатып, акрынлап өстәргә кирәк.
- Әгәр савыт-сабага балык яки суган исен сеңеп калган икән, аны серкә салынган су белән чайкарга кирәк, ул чагында ис юкка чыгачак.