Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 декабрь , 10:00

Парфюмны ничек сайларга?

Башкортстан Роспотребнадзорында парфюмны ничек сайларга кирәклеге турында сөйләделәр.

Парфюмны ничек сайларга?
Парфюмны ничек сайларга?

Тиздән Яңа ел, һәм күпләр гадәттәгечә парфюм сатып алырга ашкына башлар: бүләккә яки үзләре өчен, шулай ук корпоративлар һәм чаралар алдыннан парфюм гардеробын яңартучылар арта ул. Бәйрәм шаукымы алдыннан Роспотребнадзор белгечләре чек-бит чыгарды.

Барыннан да элек, парфюмерия продукциясе исе белән кәгазь тестлар ярдәмендә танышырга киңәш итәләр.

Алга таба этикеткадагы мәгълүматны өйрәнергә һәм «намуслы билге» кушымтасы ярдәмендә продукциянең сыйфатын тикшерергә кирәк. Русиядә парфюмерия суларын идентификация чаралары белән маркировкасыз сату тыелган.

Шулай ук Роспотребнадзорда сатып алганчы, яхшы уйларга кирәклеген искәртәләр, чөнки парфюмерия продукциясе алмаштырылмый һәм кире кибеткә кайтарылмый!

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: sobaka.ru.

Парфюмны ничек сайларга?
Парфюмны ничек сайларга?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: