Тәү чиратта җирән кыр тычканнары куркыныч тудыра. Алар кешенең бөеренә зыян салучы геморрагик бизгәк (ГЛПС) йоктыручылар. БР Гигиена һәм эпидемиология үзәге тикшеренүләр нәтиҗәсендә кимерүчеләрнең ГЛПС вирусын йоктыру дәрәҗәсен 5 процент күләмендә дип билгеләгән.
"Роспотребнадзор"ның БР буенча идарәсе белдерүенчә, песиләр кимерүчеләр белән көрәштә зур ярдәмче. Алар бу бизгәк белән авырмыйлар һәм вирус та йоктырмыйлар. Иң мөһиме , аларга прививка ясалган һәм паразитлардан эшкәртелгән булырга тиешләр. Песидән тыш, кимерүчеләргә каршы көрәштә тозакларр, төрле алдаткычлар, җилемле тасмалар һ.б.лар ярдәм итә.
Салкыннар башлангач һәм туклану катлаулана башлагач, вак кимерүчеләр өйләргә , яшелчә, ашлык һәм печән запаслары сакланган хуҗалык төзелешләренә күченә башлый.
Белгечләр тычкан бизгәгеннән саклану өчен түбәндәге профилактик чараларны үтәргә киңәш итә:
-кимерүчеләр өй эченә керә алмасын өчен вак рәшәткәләрне, вентиляция тишекләрен капларга;
-инструкциясенә ярашлы агулы җимнәрне таратып куярга яисә аулак урыннарда балалар һәм йорт хайваннары күрмәслек механик тозаклар урнаштырырга;
-ихата һәм биналарны чүп-чардан, ботак һәм яфраклардан, бер урынга өелгән әйберләрдән даими рәвештә тазартып торырга.
Фото:кулебаки-округ.рф