Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 декабрь , 14:57

Ап-ак була

Кер агарта беләсезме?

Ап-ак була
Ап-ак була

Кер агарта беләсезме?

 

 

–Күптән түгел каенанам киңәше буенча кер агарткыч әзерләдем. Сезнең белән дә бу серне уртаклашырга булдым, дип яза бер ханым интернетта.

- Мондый нәтиҗәгә әллә нинди кыйммәтле ярдәмче чаралар кулланып та ирешә алганым юк иде.

Бөтен таплар бетте, ә төсе кибеттән алган әйбер кебек булып китте.

Әзерләү бик гади, ингредиентлар да шулай ук гади.

Аш-су бүлмәсе сөлгеләрен һәм майлы таплары булган башка әйберләрне 2 аш кашыгы горчица юып бирәчәк.

 Горчица порошогын (2 аш кашыгы) бер литр кайнар суда эретергә куярга. Ул әзер булгач, сөзәргә һәм кирәкле күләмдәге су белән сыекларга. Юасы сөлгеләрне төнгелеккә шуңа салып куярга. Иртән алып, гадәттәгечә юарга.

Сөлгеләр агарыр һәм дезинфекцияләнер, ә бизәкләре ачылып китәр.

 Ак әйберләр дә картаюдан яки юа-юа саргая. Юылган керне агарту өчен дә гади генә киңәш бар: порошок белән бергә суга нашатырь спирты өстәргә кирәк.

Берничә шундый процедурадан соң иске әйберләр дә "яшәрәчәк". Ефәк һәм йон әйберләрне менә мондый эремәгә салып торырга кирәк:

 10 литр суга 50 гр кер порошогы, 6 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы нашатырь спирты һәм шул кадәр үк күләмдә 3 процентлы водород перекисе.

Киемне бу эремәдә биш сәгать тотарга һәм аннары нәзакәтле юу режимында юып алырга. Гольфаларны һәм оекбашларны җылы суга 2 кашык бор кислотасы кушып чылатырга мөмкин – бу гөмбә авыруларыннан бик яхшы профилактика. Шулай итеп майкаларны агартырга була. Аннары гадәти режимда кер юу машинасында юып алырга.

 

Фото: ВКонтакте

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: