Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
1 декабрь 2024, 16:09

Төсе матурлык өченме?

Савыт-саба юа торган губкаларның төрле төстә булуына игътибар иткәнегез бардыр. Бу — матурлык өчен генә түгел.    

Төсе матурлык өченме?
Төсе матурлык өченме?

Поролонга киезгә охшаган тыгыз материал ябыштырыла, ул “скотч-брайт” дип атала. Аны автосервиста машина кузовын буяр алдыннан шомарту өчен кулланалар. Ул савыт-саба юганда, эшне җиңеләйтә.

 

Губка алганда скотч-брайтның төсен карагыз. Сыйфатлы губкалар җыелмасында төрле төстәгесен куялар. Һәркайсының үз бурычы.

 

Яшел төстәге скотч-брайт иң тыгызы һәм тупас абразивлы материал. Аны чуен табалар, тырналу куркынычы булмаган савыт-сабаны юу өчен тотарга мөмкин.

 

Көрән төстәгесе яшеленнән йомшаграк, шулай да шактый тыгыз. Аннан соң зәңгәр, кызыл, кызгылт сары һәм сары төстәгеләр бара, аларда савытны тырнарлык абразивлар юк. Болар көндәлек савыт-сабаны юу өчен яхшы.

 

Сары — иң йомшак материал, ул бокал, пыяла, бәллүр савытларны юарга ярый.

Чыганак: "Файдалы киңәшләр" төркеме.

Төсе матурлык өченме?
Төсе матурлык өченме?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: