Файдалы киңәшләр
30 ноябрь 2024, 08:29

Зәмирә Рәҗәповадан профитроли рецепты

Камыр өчен: 1,5 стакан кайнаган су, 150 грамм атланмай һәм бер чеметем тоз, 1,5 стакан он, 5 йомырка. 

Зәмирә Рәҗәповадан профитроли рецептыЗәмирә Рәҗәповадан профитроли рецепты
Зәмирә Рәҗәповадан профитроли рецепты

Крем өчен: 500 грамм кибет каймагы, "Маскарпоне" яки "Омичка" сыры, 1 стакан шикәр комы. 

 Эш тәртибе: бер савытка су, атланмай һәм тоз салып кайнатып чыгарырга, уттан алырга, он иләп салырга. Кую бәрәңге боламыгына охшаш масса барлыкка килә. Бу масса суынгач берәмләп йомыркаларны салырга. Яхшылап миксер белән болгатырга. Әзер камырны кулинар капчыгына яки сөттән бушаган пакетка салып сытып чыгарырга, шулай ук кашык белән табага салырга да мөмкин. 180 градуска кадәр кызган мичкә куярга һәм кызарганчы тотарга. 

 

Крем ясау өчен ингредиентларны яхшылап миксер белән болгатырга һәм профитроли камырына кулинар шприц белән крем тутырырга. Әгәр дә болай мәшәкатьләнәсегез килмәсә, пешкән камырларны кремга манып алырга һәм тәлинкәгә тезәргә.

Чыганак: «1001 киңәш» төркеме.

Зәмирә Рәҗәповадан профитроли рецепты
Зәмирә Рәҗәповадан профитроли рецепты
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас