Файдалы киңәшләр
24 ноябрь 2024, 12:16

Пакетлы чәйдә нәрсә?

Роскачество Русиядә сатыла торган 48 төрдәге яфраклы һәм пакетлы чәйне тикшерде. 

Аларның 11 ендә эчәк таякчыклары, кайберендә күгәрек гөмбәчекләре булу ачыкланган.

Пакетлы чәйгә буяулар кушыла, дип куркабыз. Роскачество тикшерүләре моны расламаган. Пакетлы чәйнең бик тиз пешүен алар болай аңлатты: пакетка яфрак вагы, ягъни чәй тузаны тутырыла.

Чәйдә күгәрек гөмбәчекләре булу буяулардан да куркынычрак. Пакетлы чәй тыгызлап тутырыла, шуңа аз гына дымлылыктан да ул кугәрә башларга мөмкин.

Эчәк таякчыгы алай куркыныч “табылдык” түгел. Ул 60 °С югарырак температурада үлә. Шуңа яшел чәйдә дә (аны 75-80 °С пешерәләр) зыяны калмаячак.

Чыганак: "Файдалы киңәшләр" төркеме.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас