-4 °С
Болытлы
— 16 данә шампиньон гөмбәсе;
— 3 бәрәңге;
— 150 г сыр;
— 3 аш кашыгы майонез;
— 3 тырнак сарымсак;
— тәменчә, яшеллек, тоз, борыч.
Сырны, пешкән бәрәңгене вак угычтан уасы. Сарымсакны пресс аркылы чыгарасы. Яшеллекне ваклап турыйсы. Барысын бергә кушып, тоз, борыч, майонез салабыз. Гөмбәнең аякларын алабыз, эшләпәсенә әзерләнгән эчлекне тутырабыз. 200 градуска кадәр кызган духовкада 15 минут пешерәбез. Кабымлык әзер! Ашларыгыз тәмле булсын!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.