Сәламәт булу өчен күп түгел, белеп ашарга кирәк.
Ашау чире үтеп бара кебек... Кешеләр бераз уйлап ашый башлады кебек. Әллә миңа гына шулай тоеламы, белмим. Чиста авыл ризыгына өстенлек биреләме, юкмы? Хәер, сәлаәмтлеген уйлаган кеше кибетләрдәге чагу капларга шикләнү катшы карый. Ә менә сыер сөтен соратучылар артамы? Анысы яз, көтү чыккач күренер.
Ә ничек һәм нәрсә ашаудан тора бит безнең сәламәтлек. Үрдәк кебек теләсә нәрсә тутырсаң, бөтен авырлык бавырга төшә. Аның сәламәтлеге –организмның сәламәтлеге өчен төп фактор. Бавыр сәламәт булсын өчен белгечләр күрсәткән 10 киңәшкә колак салыйк:
1. Хәмердән һәм башка зарарлы матдәләрдән сакланыгыз.
2. Бавырга функцияләрен башкарырга ярдәм итәр өчен җитәрлек күләмдә су эчегез.
3. Бавырга авырлык салмас өчен майлы ризыкны азрак кулланыгыз.
4. Кирәкле витаминнар, антиоксидантлар чыганагы булган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне күбрәк ашагыз.
5. Бавырга зыян салмас өчен аз майлы аксымнар кулланыгыз.
6. Җитез углеводлардан һәм татлы ризыкларңан бавырда май туплана, алардан баш тартыгыз.
7. Диетагызга бөртекле (цельнозерновой) продуктлар кертегез, чөнки алар бавырны чистартырга ярдәм итүче азык җепселләренә бай.
8. Кирәкмәгәнгә, үз белдегегез белән дарулар кабул итмәгез.
9. Даими рәвештә физик күнегүләр ясагыз
10.Артык борчылмагыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.
Фото: medprizvanie.ru