Чөгендерне пешерер алдыннан яхшылап юарга, тамырын төптән кисмәскә кирәк. Юкса аның согы ага, яшелчәнең тәме үзгәрә. Төсен сакласын өчен, суына 1 аш кашыгы аш серкәсе өстәргә була.
Беркайчан суыткычтан алынган салкын итне кыздырмагыз. Ул 1-2 сәгать бүлмә температурасында торып җылынырга тиеш. Шул чакта гына ит матур элпә ясап кыза.
Җир астында үскән яшелчәләрне — салкын, җир өстендә үскәнен кайнар-суга салып пешерәләр.
Кәтлит тәмлерәк булсын өчен, вак итеп туралган суганны атланмай яки үсемлек маенда кыздырырга һәм ит белән бергә иттарткычтан чыгарырга кирәк. Мондый кәтлитне пешкән суган яратмаучылар да рәхәтләнеп ашый.
Чыганак: "Файдалы киңәшләр" төркеме