Иртән чамадан тыш озак йокласаң, гадәттә, баш авыртып уянасың. Сезнең шулай булганы бармы?
Озак йоклау кан тамырларын кыса, шул исәптән баш миенә бара торганнарының да юлларын тарайта икән.
Шулай ук, горизонталь хәлдә озак яткач, баштан гәүдәгә кан акрын төшә. Нәтиҗәдә, баш миендә кислород белән баетылмаган кан тоткарлана, ә кислород белән баетылганы азрак күләмдә килә. Баш мие өчен бу зыянлы.
Энергия җитмәве дә зур роль уйный. Озак йоклагач, кимендә 10-14 сәгать ашамыйсың, эчмисең. Бу кан куеруына да китерә.
Шуңа күрә, ял көннәрегез күп булуына карамастан, 7-8 сәгатьтән дә озаграк йоклап, сәламәтлегезгә зыян салмагыз, дуслар.
Чыганак: "Синең сәламәтлегең" төркеме.
Автор фотосы.