Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 октябрь , 08:38

Түбән кан басымыннан нинди чаралар булыша?

Файдалы киңәшләр. 

Түбән кан басымыннан нинди чаралар булыша?
Түбән кан басымыннан нинди чаралар булыша?

Кан басымы нормадан түбән икән икән, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Физмик күнегүләр

Яхшы җилләтелгән бүлмәдә 5-7 минут дәвамында җиңелчә күнегүләр ясарга кирәк.

Кара чәй, каһвә– иң киң кулланыла торган чара. Шулай да чамасын белергә кирәк. 

Файдалы үләннәр

 лимонник, сары мәтрүшкә (зверобой), женьшень, календула, розмарин һ.б.

Спорт

Мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, велосипедта йөрергә, кышын чаңгы шуарга. Спортның бу төрләре тамырларның эшчәнлеген яхшырта.

Ял итү 

Яхшырак йокларга, йокысызлыкны җиңү өчен теләсә нинди мөмкинлектән файдаланырга.

Витаминнар

Яшелчә, җиләк-җимешләр:

-кара карлыган,

-гөлҗимеш,

-кузгалак,

-сырганак (облепиха),

-кишер, -гранат,

-әфлисун,

-шулай ук мөгезле эре терлек бавыры,

-сыер мае,

-йомырка һ.б. ризыклар ашарга киңәш ителә.

 

Автор фотосы.

Чыганак: "Здоровье" сайты. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: