Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 октябрь , 12:58

Гап-гади киңәшләр, ә ничек ярдәм итәләр!

Эшләп карагыз, файдасын күрегез.

Гап-гади киңәшләр, ә ничек ярдәм итәләр!
Гап-гади киңәшләр, ә ничек ярдәм итәләр!

Эшләп карагыз, файдасын күрегез.

   * Искереп, төсен югалта төшкән ваннаны элекке рәвешенә китерү бик мөмкин! Моның өчен 30 грамм нашатырь спиртына 2-3 аш кашыгы аш содасы өстәп бутарга һәм ваннага сөртергә, аннан бераз вакыт тотарга гына кирәк. Җылы су белән юганнан соң ваннагызны танымассыз да!

   * Юыну бүлмәсендә көзге тирләүчән була. Моннан котылу өчен автомобиль тәрәзәсе өчен тәгаенләнгән аэрозольне аз гына сиптерегез.

   * Раковина һәм ваннаның су агып киткән җиренә известь утыручан була. Аннан котылу өчен һич тә кыйммәтле махсус препаратлар сатып алу кирәкмәс. Бары тик уксусны гына кайнарлап салыгыз.

Фото: baget36.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: