Файдалы киңәшләр
22 октябрь 2024, 15:54

Көз һәм аяк киемнәре

Кайбер аяк киемендә шыгырдау тавышы барлыкка килә. Аны чыгарып ташлап та булмый, ремонтка биреп тә, файда юк...

Көз һәм аяк киемнәреКөз һәм аяк киемнәре
Көз һәм аяк киемнәре

*Кайбер аяк киемендә шыгырдау тавышы барлыкка килә. Аны чыгарып ташлап та булмый, ремонтка биреп тә, файда юк. Йөрисең агач аяклы әкият персонажы кебек шыгыр-шыгыр...

Мондый аяк киеменең табанын эчке ягыннан да, тыштан да фен белән өрдертергә һәм тапарга ки­рәк икән. Шул рәвешле 2-3 тапкыр эшләсәң, аяк киеме шыгырдамый башлый.

 

*Аяк киеме дымлана һәм исләнә торган вакыт. Нишләргә? Гади чәй пакетлары сезгә ярдәмгә килер. Кичтән аяк киеме эченә салып калдырсагыз, иртәнгә бер ис тә калмас.

 

*Йөгерү өчен тәгаенләнгән леггинслар “термобелье”га караганда җылыны яхшырак саклый.

 

* Яңгырлы көннәрдә күн аяк киемегезне саклыйм дисәгез, резин итекләр киегез. Озынлыгы, төсе һәм фасоны буенча өс киемегезгә туры килгәнен сайлап алсагыз, урам уртасыннан китеп баручы көтүчене хәтерләтмәссез.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас