Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 октябрь , 14:25

Чәч коелмасын дисәгез

Кайвакытта таракта күпләп чәч җыела. Нишләргә соң?

life.ru
Фото:life.ru

Кайвакытта карасаң, идән тулы чәч була. Ни өчен чәч коела соң?

Көн саен чәчнең бер өлеше коелу - табигый процесс булып тора. Ләкин коелу сизелерлек көчәйгән, ә чәч кимегән икән, нишләргә?

Беренче чиратта, чәчләрнең ныгуы һәм аларның үсүе организмга файдалы микроэлементларның җитәрлек күләмдә эләгүенә бәйле.

Рационга түбәндәге ризыкларны кертергә киңәш ителә:

* Аксымга бай ризыклар белән тукланыгыз. Аксымның үсемлекләрдәге, сөттәге, терлек итләрендәгесе – барысы да ярый. Шулай ук витаминнар, микроэлементлар, Омега-3 май кислоталары да бик кирәк. Болар кызыл балыкта, чикләвекләр, җитен, зәйтүн майларында, сыр, кузаклыларда һ.б. күп. Табиб белән киңәшеп, витаминнар комплексы эчеп алырга да ярый.

* Гадәттә чәч коелу стресс белән бергә бара, шуңа күрә тынычландыргыч чәйләр, җиңелрәк дарулар эчәргә мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: