Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 октябрь , 19:39

Тортның иң тәмлесе

Әлеге тортны һәркем үзенчә пешерә, бизи һәм ашый. Иртәгә менә бу рецепт буенча пешереп карагыз әле.

Тортның иң тәмлесе
Тортның иң тәмлесе

4 аш кашыгы бал, 4 йомырка, 1 стакан шикәр комын бергә кушып яхшылап туглыйбыз. 1 пачка маргаринны эретәбез. Маргарин эреп бетүгә камырга 1 чәй калагы сода салып бутыйбыз да май өстенә төшерәбез. Аннан соң 6 стакан он кушып бутыйбыз һәм камырны 1,5-2 сәгатькә ял итәргә куябыз.

Шул арада крем ясыйбыз. Моның өчен 1 литр сөтне кайнатырга куябыз. Икенче савытта 0,5 литр сөткә 1 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 2 сыңар уч он салып салкын килеш бутыйбыз. Аннан кайнап чыккан сөткә җайлап кына болгата-болгата салабыз һәм уттан алып суытырга куябыз.

Хәзер инде тортны өеп, бизәсе генә калды. Мул итеп буялган крем яхшылап сеңсен өчен 10-12 сәгать кирәк. Чәйләрегез тәмле булсын!

 

фото: br.pinterest.com

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: