Пары белән бәхетле яшәгән хатын-кыз, гадәттә, хыянәт итми. Булса да, андыйлар бик сирәк күренеш, шулай бит? Шуңа күрә, күпчелеге ир-атның "сулга" йөрүен бары тик маҗаралар эзләү максаты белән генә булуын кабул итмиләр.
Ир-атка үзен яшь, сексуаль һәм булдыра торган кеше итеп хис итү мөһим. Шул максат белән ул очраша башлаган хатын-кызы, җенси мөнәсәбәттән башка эмоциональ бәйләнеш тоймагач, тора-бара очрашулардан баш тартырга да мөмкин. Чөнки гүзәл затлар интим мөнәсәбәтләрне мәхәббәт белән бәйле дип саный.
Галимнәр аңлатуынча, ир-атның баш мие аерым участокларга бүленгән булу аркасында, алар мәхәббәт белән сексны аерым күрә. Ә хатын-кызның баш миендә алар бергә тоташкан тулы бер "челтәр"не хәтерләтә. Сексуаль мөнәсәбәтләр бар икән - димәк мәхәббәт тә бар. Ир-атның, күрәсең, андый бәйләнешләре юк, шуңа күрә алар өчен мәхәббәт аерым һәм җенси якынлык аерым. Ир-ат өчен җенси якынлык - ул җенси якынлык, ә мәхәббәт- ул мәхәббәт. Әйе, кайвакыт алар икесе бергә дә була ала.
Психолог, язучы һәм телевидение алып баручысы Михаил Лабковский бер тапшыруда мондый фикер әйткән иде: "Ирен хыянәттә тоткан хатын-кыз иң беренче "син аны яратасыңмы?" дигән сорау бирәчәк. Әгәр ир-ат "юк", дип җавап бирә икән, ул аңа ышанмый. Моңа ышанырга да була, чөнки ир-ат андый чакта 99% дөресен әйтәчәк. Хикмәт шунда ки, алар җенси мөнәсәбәт белән мәхәббәтне икесен ике әйбер итеп күрә. Хатын-кызның баш мие шундый итеп төзелгән ки, бу җавапны кабул итә алмый һәм бу сүзләргә ышанмый да. Чөнки хатын-кыз өчен җенси мөнәсәбәт булу - ул мәхәббәт, ә мәхәббәт - ул җенси мөнәсәбәт тә.
Кияүдәге яки егете булган хатын-кыз икенче ир-ат белән "бәйләнешкә" кергән икән, димәк ул инде күптәннән күңеле, хыяллары белән иренә хыянәт иткән. Кинәт, теләге уянып, очраклы гына ул "эш" белән шөгыльләнмәячәк. Әгәр хатын-кыз хыянәтен "ялгыш, уйламаган җирдән килеп чыккан эш" дип, әйтә икән, моңа 99% ышанмаска мөмкин. Хатын-кыз өчен җенси якынлыкка китерә торган чикне узу башка ир-ат белән моңа кадәр үк эмоциональ бәйләнешкә кергәнлекне аңлата. Кыскасы, ул кеше аңа ошый, ярата, флирт һәм башка".
Димәк, хатын-кыз өчен "мәхәббәт белән шөгыльләнү" дигән сүзләр - хисләр барлыкка килгәннән соң, мөнәсәбәтләренең югарырак дәрәҗәгә күчкәнлеген аңлата. Ир-ат "мәхәббәт белән шөгыльләнү" ди икән, ул бары тик физик актны гына күз уңында тота, икенче хатын-кызны ошатып, ягъни гашыйк булу нәтиҗәсе түгел. Шуны бөтен хатын-кызлар да аңласа, аерылышучылар саны азрак булыр иде, балалар да әти-әниле булып үсәрләр иде. Сез ничек уйлыйсыз, дуслар, психологларның фикерләре белән килешәсезме?
Чыганак: "Психология" сайты.
Фото: tr.pinterest.com.