Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 октябрь , 15:06

Әгәр балык артык тозлы булса...

Әлеге киңәшләр һәр хуҗабикә өчен файдалы булыр.

Әгәр балык артык тозлы булса...
Әгәр балык артык тозлы булса...


*Мандаринның тәмен тышына карап кына белеп булмый. Әгәр сезгә ачы мандарин эләккән икән кәстрүлдә су кайнарлатып, мандариннарны 30–60 секундка (кабыгының калынлыгына карап) кайнар суга тыгып алыгыз. Аннары салкын суда чайкатыгыз. Кайнар су мандариннардагы кислотаны тарката.

*Карт тавыктан шулпа кайнатырга уйласагыз, кайнап чыгып 20 минут пешергәч, аны алып, 15 минутка боздай салкын суга салып торырга кирәк. Аннан соң кире шулпага салып, аш пешерүне дәвам итегез.


*Кыздырганда итнең сүле чыгып бетмәсен өчен башта кызган майга ит түгел, суган салырга кирәк. Суган өстенә итне салып, аның  агарып киткәнен көтегез. Шуннан соң гына болгатыгыз. Шулай иткәндә, итнең сүле үзендә кала.

*Яшелчәләр пешергәндә гади, әмма мөһим кагыйдәне онытмагыз: җир өстендә үскән яшелчәләр -кайнар суга, җир астында үскәннәре салкын суга салып пешерелә.

*Кәбестә пешергәндә аның исе өйгә тарала. Барысына да ошамый ул. Кәбестә өстенә бер шакмак шикәр куйсагыз ис чыкмаячак.

*Өйдә кискән токмачлы аш пешергәндә, токмач салгач шулпа тоныклана. Шулпа үтә күренмәле булсын дисәгез, токмачны бер минутка гына кайнар суга салып алып, тишекле чүмечтә саркытыгыз, аннары гына шулпага кушарга мөмкин.

*Дөге пешергәндә 1 чәй калагы лимон суты өстәгәндә, дөге ап-ак һәм таралып тора торган булып пешәчәк.

*Сатып алган селдь балыгы артык тозлы булса, төнгә аны сөткә салып тотырга кирәк. Артык тозы сөткә чыгып бетә, диләр.

*Сырник пешерер өчен эремчекне полиэтилен пакетка салып, уклау белән тәгәрәтеп җәегез. Иләктән чыгарганчы, болай эшләве күпкә җайлырак. Бодай урынына дөге оны куллансаң, сырниклар аеруча йомшак килеп чыга.

*Балыкны кыздырыр алдыннан кәгазь салфетка белән яхшылап корытсаң, балык таралмый.

 

Фото: botanichka.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: