Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
24 сентябрь , 16:08

Акрил ванна, чуен ванна. Кайсысын ничек агартырга?

Чисталык серләре.

Акрил ванна, чуен ванна. Кайсысын ничек агартырга?
Акрил ванна, чуен ванна. Кайсысын ничек агартырга?

Чисталык серләре.

 

Ванна юуын бүлмәсендәге иң мөһим җиһаз буларак, аның һәрвакыт ак һәм пакъ итеп тоту мөһим.

Ә мен аны ничек өр-яңа кебек тотарга соң?

 

 

Ваннаның материалына карап, чистарту да төрлечә була.

 

Акрил ваннаны сак кына чистартыгыз, аны абразивлы, спиртлы әйберләр белән чистартырга ярамый. Акрил ванна өчен гель, спрей, хлорлы эремә кулланалар. Абразив кисәкчекле чаралар – катгый тыела!

 

Чуен ваннаны җиңелчә абразивлы әйберләр белән чистартып була. Ләкин агарткычлар һәм кислоталар өслекне ашарга мөмкин, аларны кулланмау хәерле.

Кибеттә алган чаралар булышмаса, халык ысуллары бар.

 

Агарткыч белән аш серкәсен тигез күләмдә кушыгыз. Аерым савытта аш һәм кальцийлы содаларны кушыгыз. Содалы ботканы ваннадагы тапларга сылагыз да 20 минутка калдырып торыгыз. Аннары ваннага аш серкәсе белән агарткычлы эремәне сибегез, губка белән сөртегез дә җылы су белән юып төшерегез.

6 процентлы водород перекисе белән нашатырь спиртын 1:2 барәбәрендә кушыгыз. Бераз селкеткәләп алыгыз, губка белән ваннага сөртегез. Таплар бик нык булса, 20 минут тотып торыгыз. Аннары су белән юып төшерегез.

 

Аш серкәсе белән тоз да ванна чистартырга булыша. 100 мл шәраб уксусына 2 аш кашыгы тоз кушып, 65 градуска кадәр җылытыгыз. Кайнар эремәне тапларга сөртеп, 20 минуттан юып төшерегез.

 

Фото: Pinterest

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: