Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 сентябрь , 12:52

Мүк җиләге бөерләрдәге ташларны куа

Мүк җиләге бөерләрдәге ташларны куа
Мүк җиләге бөерләрдәге ташларны куа

Мүк җиләгенең (клюква) файдалы үзлекләре инде күптәннән билгеле.Соңгы елларда әлеге җимешнең күп авырулардан саклавын раслаучы бик күп тикшеренүләр үткәрелгән. Мүк җиләге антиоксидантларга, С витаминына, калийга бай.

Клюквада сидек юллары инфекцияләре белән яхшы көрәшә. Аңарда сидекнең кислоталылык дәрәҗәсен киметә торган билгеле бер матдәләр булуы белән бәйле, шуңа күрә ул бөерләрдә ташлар барлыкка килү куркынычын киметә.

Моннан тыш, мүк җиләге сидек кудыру үзлекләренә ия, бу токсиннарны һәм организмнан минералларның артык булуын сидек аша бетерергә ярдәм итә, шул рәвешле ташлар барлыкка килүне булдырмаска ярдәм итә ала.

Бу җимешне дәвалану максатында даими кулланырга уйласагыз, башта табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. 

Фото: yagoda-sib.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: