Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 сентябрь , 11:49

Җыештырабыз!

Көзгә кергәндә тагын бер кат бөртекләп дөньяларыбызны тазартып чыгу артык булмас. Бу җәһәттән хуҗабикәләр колагына берничә файдалы киңәш.

Җыештырабыз!
Җыештырабыз!

Көзгә кергәндә тагын бер кат бөртекләп дөньяларыбызны тазартып чыгу артык булмас. Бу җәһәттән хуҗабикәләр колагына берничә файдалы киңәш.

*Су краны, шкаф һәм ишек тоткалары өйдә иң пычрак урын санала. Шуңа күрә аларны даими рәвештә әйбәтләп сөртергә киңәш ителә. Суга бераз тоз салырга була. 

*Тәрәзә юуны тәрәзә төбен, рамнарны сөртүдән башлау –хата. Болай эшләгәндә, тузан пыялага агып төшәчәк. Тәрәзә юар алдыннан тәрәзә төбен, рамнарны дымлы чүпрәк белән сөртеп алырга кирәк. Иң элек тәрәзә пыялаларын юып, аннан соң гына рамнарны һәм тәрәзә төбен сөртергә була. Тәрәзә юу өчен кулланылучы матдәләр кояш нурлары астында тизрәк кибә, эзләр калдыра һәм күбрәк тотыла! Тәрәзәләр ялтырап торсын, эзләр калмасын дисәгез, болытлы көнне сайлагыз.

*Өй җыештырганда диван, карават астындагы тартмаларның эчен тәртипкә китерергә вакыт җитми кала.  Әмма әлеге урыннарны да тәртипкә китерергә кирәк, чөнки тузан ябык тартмага да җыела.

  *Савыт-саба юу машинасында тәлинкәләрне бер-берсенә терәп тезәргә ярамый. Чөнки савыт-саба юу өчен кулланылучы матдә тулысынча юылып бетми.

* Азык-төлек турау өчен файдаланылучы агач һәм пластик такталарны атнага бер тапкыр дезинфекцияләргә кирәк. Моның өчен бер табак кайнар суга 1 аш кашыгы агарткыч салып, такталарны шунда 30 минут тотарга һәм соңыннан агып торган суда яхшылап юарга кирәк.

*Җиһазны чистарту өчен “Полироль”не чүпрәккә тамызырга кирәк. Җиһазның үзенә тамызганда, ул өслеккә калын катлам булып ятачак һәм анда тузан җыелачак. Нәтиҗәдә җиһазны чистарту, ялтырату өчен күп көч һәм вакыт таләп ителәчәк.

* Аш бүлмәсендәге авыр искә юылмаган чүп чиләге дә сәбәпче була ала. Чүп чиләген ун көнгә бер агарткыч кушып юарга кирәк.

*  Плитәне чистартканда, чистарткыч матдә тамызгач, 2-3 минут көтәргә кирәк: өслектәге таплар җебесен. Сабрылыгыгыз җитмәсә, плитәне бик озак ышкырга кирәк булачак.

* Савыт-саба юа торган матдә белән пыяланы, көзгеләрне һәм шома өслекләрне юарга ярамый. Ул өслектә таплар калдыра.

* Өй җыештыру өчен вакыт таба алмаучыларга киңәш. Сериал караганда, реклама вакытында тузаннар сөртегез. Фильм тәмамланганчы өйдә тәртип һәм чисталык урнаштырырга була.

Фото: youla.ru

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: