Көзен организм Д витамины кытлыгы кичерә һәм шул сәбәпле сәламәтлеккә бәйле проблемалар тууы мөмкин. Табиб-терапевт, "Медицина" җәмгыяте профпатологы Светлана Бурнацкая бу хакта менә ниләр ди.
Елның салкын айлары җиткән мәлдә организм кояш нурын аз ала, ул исә организмда Д витамины нисбәтенә йогынты ясый. Нәтиҗәдә кешенең иммунитеты һәм кәефе төшә. Мондый хәлне булдырмас өчен, ягъни профилактика өчен, грипптан прививка ясатырга һәм, табиб белән киңәшләшеп, даими рәвештә яки билгеле схема буенча, Д витаминын эчәргә кирәк .
Д витаминына бай продуктлар белән тукланырга кирәк. Мәсәлән, майлы балык һәм сөт продуктлары. Моннан тыш, диетага күбрәк кальций кертергә кирәк. Ул сырда, сөттә һәм яшелчәләрдә бар. Шулай ук йокы режимын саклау һәм саф һавада йөрүгә игътибар бирү мөһим.
Фото: gorago.ru