Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 август , 15:33

Агуланган очракта алма ашарга тырышыгыз

Табиб шулай киңәш итә.

Агуланган очракта алма ашарга тырышыгыз
Агуланган очракта алма ашарга тырышыгыз

Табиб шулай киңәш итә.

 

–Агуланган чакта алма ашарга кирәк, –  ди табиб-эндокринолог Вероника Неудахина. – Алмадагы пектин – табигый сорбент, ул эчәклектән токсик матдәләрне чыгара, ә бу – агуланганда файдалы булырга мөмкин.

  • Алмада җиләк-җимеш кислоталары була. Алар үт сыеклыгы

чыгаруга ярдәм итә, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Ләкин, шул ук вакытта, алманы күп итеп ашасаң, шул ук кислоталар ашказаны-эчәклек тракты органнарының лайлалы тышчасын ялкынсындырырга һәм ашкайнату белән проблема китереп чыгарырга мөмкин. Гастрит, ашказаны яки уникеилле эчәклек җәрәхәте булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк.

Фото: kidsbebus.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: