Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
27 август , 12:20

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен ничек комиссиясез түләргә?

Торак-коммуналь хезмәтләрне комиссиясез түләргә мөмкинлек бирә торган ысул бар.

kpravda.ru
kpravda.ru

Әгәр сез күпфатирлы йортта яшисез икән, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә һәм гомум йорт милке турында кайгыртырга тиешсез.

Коммуналь хезмәтләргә су бирү, су агызу, җылылык, электр һәм газ белән тәэмин итү керә. Йортны карап тоту – агымдагы ремонт, җыештыру, лифтларны хезмәтләндерү, чүп-чар чыгару, авария-диспетчерлык хезмәте эше һәм башкалар өчен даими түләү.

РФ Торак кодексына ярашлы, торак-коммуналь хезмәтләре квитанцияләрен хисап чорыннан соң һәр айның 10 числосына кадәр түләргә кирәк. Мәсәлән, июль өчен квитанцияләрне – 10 августка кадәр, август өчен 10 сентябрьгә кадәр түләргә кирәк. Күпчелек кредит оешмалары һәм сервислар торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр өчен комиссия ала. Комиссия күләме айлык түләүнең ике процентыннан артмый. Әмма экономияләргә һәм торак-коммуналь хезмәтләрен комиссиясез түләргә мөмкинлек бирә торган ысуллар бар.

Иң гади һәм уңайлы ысул – “Госуслуги.Дом” мобиль кушымтасы. Бу – дәүләт хезмәтләре гаиләсенең кушымтасы, ул торак-коммуналь хезмәтләр мәсьәләләрен бер урында хәл итәргә ярдәм итә. Сентябрьдә мобиль кушымта Русиянең барлык төбәкләрендә дә эшли башлады, ә бүген инде аның белән 5 миллионнан артык русияле куллана.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез (СБП аша) түләүдән тыш, милекчеләр әлеге сервис ярдәмендә:

  • счетчиклар күрсәткечләрен тапшырырга,
  • гомум йорт җыелышында онлайн катнашырга,
  • капиталь ремонт эшләре графигы һәм идарәче оешмаларның хисаплары белән танышырга,
  • коммуналь ресурсларны планлы рәвештә сүндерү турында хәбәрләр алырга мөмкин.

Кушымтада аерым теркәлү таләп ителми – аңа керү “Госуслуги”да расланган язма аша башкарыла. Күчемсез милек, исәпләү приборлары һәм счетлар турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә пәйда була. Кушымта торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы (“ГИС ЖКХ”) базасында төзелгән. Кушымтаны iOS һәм Android мобиль операцион системалары өчен кушымталарның барлык популяр кибетләрендә дә күчереп алырга мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: