Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 август , 11:09

Иң үзәккә үткәне – юеш һәм пычрак аяк киеме

Аяк киемен үз вакытында дөрес итеп тазартып, киптермәсәң, бер көз эчендә кибетне берничә тапкыр урарга да туры килергә мөмкин.

Иң үзәккә үткәне – юеш һәм пычрак аяк киеме
Иң үзәккә үткәне – юеш һәм пычрак аяк киеме

Августта ук көз башланды. Димәк көзге мәшәкатьләр дә башланды. Ә аларның иң үзәккә үткәне – юеш һәм пычрак аяк киеме. Аларны үз вакытында дөрес итеп тазартып, киптермәсәң, бер көз эчендә аяк киеме кибетен берничә тапкыр урарга да туры килергә мөмкин. Бүген без аяк киемен тазартуда иң еш кылына торган хаталарны барлыйбыз.

*Кроссовкаларны кер юу машинасында әйләндерәбез. Уйлап карасаң, бик уңайлы кебек: салдың, әйләндердең, чип-чиста аяк киемен алдың. Әмма кер юу машинасында челтәрле кроссовкаларны гына юарга ярый. Анысы да ак яки кара төстәгеләрен. Чагу төстәгеләренең буявы агарга мөмкин.

Кроссовкаларны 20 градустан югары булмаган режимда юарга кирәк. Юкса, җилемнәре йомшарып, куба башлый. Ак кроссовкаларны ике тапкыр әйләндереп алсаң да зыян итмәс. Икенчесендә суда гына чайкатып, калган порошокларын юып бетерер өчен кирәк. Порошок аяк киемен саргайта.

*Кран астында агып торган су белән юабыз.

Әгәр пычрагы кипкән булса, тәүдә аны коры килеш кенә тазартып төшерергә кирәк. Аннан аерым савытка су алып, щетка һәм чүпрәк белән табаннарны тазартырга кирәк.

Замша аяк киемен бөтенләй суларга ярамый. Чөнки кипкәч, ул ката. Йомшак күн яңгырда йөргәндә юешләнә, әлбәттә. Әмма җәелеп төшми. Ә менә сулы савытка тыгып юсаң, матур килеш калуы икеле. Су белән күнгә тоз да сеңә, ә аның аркасында аяк киеме яргалана. Замша аяк киемен кипкән пычрактан щетка ярдәмендә тазарту дөресрәк. Аннан соң төссез су этүче пропитка белән эшкәртергә кирәк.

Берничә төрле материалдан тегелгән аяк кименең һәр өлешен аерым тазартырга киорәк.

*Кремны буяу урынына кулланабыз.

Аяк киеме өчен тәгаенләнгән кремны ботинкаларны буяу өчен куллану файдасыз эш. Хәер, крем үзе аяк киемен саклауда яхшы ярдәмче. Шулай да аны да артык күп кулланырга ярамый. Өлкәнрәк яшьтәге ир-атларның атнасына бер щетка ярдәмендә яхшылап кремлап кую гадәте бар. Яхшы ул, әлбәттә. Әмма өсте-өстенә сыланган крем тора-бара ката гына һәм күнгә үтеп керә алмый башлый.  

*Җылыткычлар янында киптерәбез.

Аяк киемен бүлмә температурасында киптерү иң яхшысы. Әгәр сезнең көндәлектә бер генә пар аяк киеме икән, аны саклау авыр булачак, әлбәттә. Чөнки хәтта коры көнне аяк тирләп, аның эче юешләнә. Ә яңгырлы көннәр турында әйтеп торасы да юк. Шуңа күрә бервакытта сатып алынган ике пар аяк киеменең гомере аллы-артлы алынган аяк киемгә караганда озаграк хезмәт итәчәк.

Яңгырлы көннәрдә шома күнле аяк киемен дымнан саклауның иң яхшы ысулы – шәм парафины белән ышку. Бигрәк тә корпус белән табан тоташкан җирне яхшылап ышкырга кирәк.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: