Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
14 август , 12:35

Кемнең балы иң тәмлесе?

Балның нинди генә төре, нинди генә тәме юк. Алай да тәмлеләрнең дә тәмлесе була. 

bronk.club
bronk.club

Август ае – бал ае. Балның нинди генә төре, нинди генә тәме юк. Алай да тәмлеләрнең дә тәмлесе була. Шул уңайдан ТВИЛ.РУ сервисы социаль челтәрләрдә сораштыру үткәргән. Респондентлар “иң тәмле балны кайда татып карадыгыз?” дигән бер генә сорауга җавап бирергә тиеш буган.

Нәтиҗәдә беренче урынга Башкортстан балы чыккан. Ул 29 процент тавыш җыйган. “Башкорт балын күпләр илдә иң яхшысы дип саный, чөнки анда карабодай һәм көнбагыш кырлары гына түгел, ә чәчәкле болыннар күп. Ә тагын Башкортстанда уникаль кыргый бал кортлары яши. Юкка гына Уфаны бал башкаласы дип атамыйлар”, – дип нәтиҗә ясаган оештыручылар.

Икенче урында – Краснодар крае (17% тавыш). Бүген Кара диңгез яры буенда карабодай, юкә, Альп таулары балы, моннан тыш, караҗиләк, каштан, эвкалипт кебек сирәк баллар сатып алырга мөмкин.

Өченче урында – Кырым (16%). Кырым балы да тәмле һәм дәвалау сыйфатлары буенча уникаль дип санала. Монда башка беркайда да очратмый торган лаванда һәм шалфей баллары бар.

Русиянең иң тәмле бал җитештерүче 10 төбәге исемлегенә шулай ук Алтай крае, Тамбов өлкәсе, Ставрополь крае, Приморье крае, Татарстан, Пермь крае һәм Ростов өлкәсе кергән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: