Бу продукт өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлегенә файдалы йогынты ясый, шул ук вакытта атеросклероз, подагра, диабет һәм гипертония кебек авыруларны кисәтүгә ярдәм итә.
Болгар борычындагы калий һәм магний йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә бик уңай йогынты ясый. Шул ук вакытта болгар борычындагы каротиноидлар организмда антиоксидантлар функциясен үти һәм глюкозаның югары концентрациясенең агулы тәэсирен кисәтә.
Болгар борычы:
-күз сәламәтлеген яхшырта,
-яман шешләрне профилактикалау өчен хезмәт итә,
-анемия барлыкка килүне кисәтә,
-иммунитетны бик яхшы ныгыта һәм ябыкканда файдалы.
Борыч йокыны нормальләштерә, кәефне яхшырта һәм хәтерне ныгыта. Кан тамырларының стеналарын бик яхшы ныгыта, канны сыекландыра һәм артериаль басымны тотрыклыландыра.