-5 °С
Кар
Быел Башкортстанда алма елы түгел, әлбәттә. Шулай да алма бәлеше өчен яраткан эчлекне ясамый булдыра алмадым. Тартмасы белән сатып алдым да эшкә керештем.
Кирәк булачак:
3 кг алма, 800 гр шикәр комы.
Алманы юып, фотосурәттәгечә уртача зурлыкта турыйбыз һәм эмаль савытка салып, өстенә шикәрне салабыз. Яхшылап болгатабыз. Бераздан шикәр эреп беткәч, талгын утка куеп, әлеге массаны болгата-болгата 2-3 минут кайнатабыз. Һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз. Кышын әлеге эчлектән бик тәмле бәлешләр пешерергә мөмкин.