Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 август , 13:09

Лаврның мең дә бер файдасы

Яңа киңәшләр.

Лаврның мең дә бер файдасы
Лаврның мең дә бер файдасы

Лавр яфрагының файдасы бетмәс-төкәнмәс икән. Экспертлар аның файдалы якларын ачып кына торалар. Менә аларның яңа киңәшләре.
Йорттан яисә фатирдан тараканнарны лавр яфрагы ярдәмендә куып чыгарып була. Моның өчен яфракларны почмакларга таратып чыгарга кирәк. Тараканнар лавр яфраклары яткан урынны урап үтәчәк, дип раслый белгечләр.
Экспертлар шулай ук лавр яфрагының куе төнәмәсе белән идәннәрне юып чыгарга киңәш итәләр. Тараканнарны әнис һәм лаванда да куркыта ала. Биредә үсемлекләрнең үзләре дә, аларның эфир майлары да ярдәмгә килә.
Лавр яфрагын кием шкафларына куярга да киңәш ителә. Бу тәмләткеч көя күбәләген куркытудан тыш, песиләрне өй җиһазларын тырнаудан һәм кирәкмәгән урыннарда йомышларын башкарудан дә биздерү көченә ия. Моннан тыш, корткычлардан яклау өчен түтәлгә берничә лавр яфрагы салу да җитә. Үзеңне спа-салонда итеп хис итү өчен мунча яисә душ бүлмәсенә бер-ике лавр яфрагы куярга кирәк.

Фото: bourjousia.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: