Галимнәр иван-чәйне уникаль үсемлек дип саный, чөнки ул күп кенә файдалы матдәләр булуы белән башка үсемлекләрдән аерылып тора.
Аның файдасы:
- C витамины һәм В төркемендәге берничә витаминны, калий, кальций, тимер, бакыр, марганец, фосфор һәм башкалар һ.б. туплаган.
- ул кан басымын төшерә.
- организмда ялкынсыну процессларын, шул исәптән ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалый.
- хатын-кыз һәм ир-ат авыруларыннан файдачы бар.
- ул сару кайнаганда, эч киткәндә, тышка чыга алмаганда һәм дисбактериоз вакытында да ярдәмгә килә.
-нерв системасын тәртипкә китерергә, шулай ук көч тупларга ярдәм итә.
- аның канга файдасы турында аерым әйтми мөмкин түгел: барыннан да элек, ул гемоглабинны күтәрә һәм кан тамырларында кислота-селте балансын яңадан торгыза, шулай ук кан составын да нормага китерә.
Гадәттә, ул кичке эчемлек буларак киңәш ителә, чөнки анда кофеин юк. Шуңа күрә иван-чәй тынычлап, йокыга талырга этәрә.
Зыяны турында да онытырга ярамый.
Тромбоз, тромбофлебит һәм варикоз авыруы булган кешеләргә иван-чәйдән ясалган эчемлекне куллану киңәш ителми. Шулай ук әлеге эчемлекне эчә алмаган һәм аллергия булган кешеләргә дә аны куллану тыела. Авырлы һәм имезүче хатын-кызларга иван-чәй эчү киңәш ителми.
Фото: style.rbc.ru .