Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
7 август 2024, 18:22

Кычыткан чәе кандагы шикәр күләмен киметә

Кычытканның яшьрәк яфракларын җыярга яки аптекадан киптерелгәнен сатып алырга да була. 

Кычыткан чәе кандагы шикәр күләмен киметә
Кычыткан чәе кандагы шикәр күләмен киметә

Кычыткан дәвалау үзлекләренә ия, чөнки аның яфракларында файдалы антиоксидантлар, флавоноидлар, каротиноидлар бар. Кычытканның файдасы:

- Ялкынсынуны киметә,

- Кан басымын һәм кандагы шикәр күләмен нормага китерергә ярдәм итә,

- Гемоглобин дәрәҗәсен күтәрә.

- Иммун системасын ныгыта.

Рецепт:

Яңа җыелган бер уч яшь кычыткан яфрагын 2 л кайнап торган суга салалар, яхшылап томалап, 10 минут төнәтәләр. Үлән аска утыргач, сөзәләр.

2 атна буе көн саен эчәләр (шушы 2 л төнәтмә 2 атналык курска җитәргә тиеш).

Аннан соң 2 атна ял итәләр һәм кабат шулай дәваланалар. 

Чыганак һәм фото: "Твое здоровье" ТГ каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: