Бу җәһәттән чираттагы тапкыр чәчтарашлар киңәшенә колак салыйк әле. Британия чәчтарашы Пол Уиндл чәч юганда ясалучы төп хаталарны атый.
Ул иң тәү чиратта чәчләрне артык эссе су белән юмаска киңәш итә. Югары температуралы су чәчләрне сынучан ясый. Шуңа күрә җылымса су белән юу да җитә. Ул чәч кутикуласын ачарга ярдәм итә һәм чәчләрнең чиста юылачагын гарантияли. Шулай ук юеш чәчләрне тарамаска кирәк ди Пол. «Юеш чәчләр авыр һәм сузылучан була, шуңа күрә тарау да аларны сынучан ясый. Иң яхшысы — юар алдыннан тарау".
Моннан тыш, ул кондиционерны чәч төбенә сөртергә киңәш итми. Шулай ук сирәк юу да зарар гына сала икән. «Бүген чәчләрне сирәгрәк юу тенденцисе күзәтелә, ләкин сак булыгыз. Баш тиресе күзәнәкләре артык майдан ябыла һәм проблемалар тудыра», —ди ул.
Фото: humple.club