Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
3 август 2024, 10:00

ЕЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ – СИГЕЗЕНЧЕ АЙ: Басулардагы татлы бал бирүче үләннәрнең чәчкәләре азая

АВГУСТ. Бу айның беренче яртысында бал табышы тәмамлануга бара. Басулардагы татлы бал бирүче үләннәрнең чәчкәләре  азая. Табыш нык кими. 20 августтан башлап без, магазиннардагы баллы кәрәзләрне  алып, балын суыртабыз.

ЕЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ – СИГЕЗЕНЧЕ АЙ: Басулардагы татлы бал бирүче үләннәрнең чәчкәләре  азая
ЕЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ – СИГЕЗЕНЧЕ АЙ: Басулардагы татлы бал бирүче үләннәрнең чәчкәләре азая

Һәвәскәр умартачыларыбыз игътибарына танылган умартачы, журналистика аксакалы һәм билгеле язучы Әгъдәл Низаевның китапларыннан ифрат файдалы киңәшләр бирүне дәвам итәбез, дуслар!

Баллы рамнарны суыртырга алганда бик сак эш итәләр, ояның берьяк кырыеннан чүпрәк ике генә рам алынырлык кайтарыла. Бу икәүне алгач та чүпрәк ябып торыла. Рамнарны яхшы, корт кермәслек тартмаларга урнаштыргач, тагын да икесен алалар. Менә шулай чит кортлар кереп өлгерәлмәслек тиз эшләнә. Бал белән тулы, яхшы ябылган, көрәнсу  төстәге кәрәзлеләрен складка запаска алып куябыз.  Азрак баллы рамнарны, 1,5-2 килограммнан артмаганнарын аертабыз да, кире  магазиннарына  киптерергә урнаштырабыз. Ул ничек эшләнүе турында бераз язылган иде: астагы рамнар өстенә чүпрәк җәелә дә почмаклары бераз (уч төбе кадәр) өскә кайтарып ачыла. Аннан магазинга аертылган рамнар кире урнаштырыла. Өстенә мендәр һ.б. куела. Тик анда чит кортлар кермәслек итеп каплана. Капкач әйбәтләп ябыла. Боларны эшләгәндә, чит кортлар эчке якка урлашырга  кереп өлгермәслек итеп, тиз-тиз башкаралар. Икенче көнгә кадәр кортлар рамнарда калган бал тамчыларын алып бетерә. Рамнар киләчәктә яңадан кулланырга әзер була.

Башка умарталарда  магазиннардагы соңгы балны аертып алганда да шул тәртиптә эшлиләр. Чит кортларның килеп урлашуына юл куелмый. Кәрәзләрне киптерергә теләмәгән семьяларга мондый   рамнарны куеп тормыйлар.

    Киптерелгән  кәрәзләр алып саклау урыннарына куела. Бу умартаның азык запасы азрак булганда, аны  өстәмә тукландыра башлыйлар. Өстәмә тукландыру эшләре 1 сентябрьдән дә  соңга калдырылмый. Азаккы срок – 3-4 сентябрьдән соңлатмыйча  өстәмә азыклар бирү туктатыла. Моннан соң  умарталарга көзге ревизия башларга мөмкин. Кайбер умартачылар ревизияне  иртәрәк тә эшли һәм ул бик уңышлы була.  Без, гадәттә, сентябрь аендагы  җылырак көннәрне сайлыйбыз.

Тагын шуны истә тотарга кирәк, корт Инәсе август - сентябрь айларында салган йомыркалардан чыгып үскән кортлар кышлату чорына керә. Алар көзге очышта аз катнаша. Озакка сузылган кышлату айларында да (6-7 айга сузыла) умартадан тышка чыкмыйча түзә.  Менә нигә умартачыдан аларның шушы чорда ничек яшәүләренә игътибар зуррак булырга, даими рәвештә күз салынырга тиеш. Августта Инәгә йомырка салырга  урын җитмәве сизелсә, буш рамнар куялар. Бу инде шушы чорда  йомырканы кәрәзгә күбрәк салып, яшь үрчем санын арттырырга  мөмкинлек тудырачак. Көзге чорга таба  якынлашкан саен Инә йомырканы күбрәк салып, үрчем артса, кышка китүче гаиләдә яшь кортлар саны ишлерәк була дигән сүз. Көчле семьялар кышны җиңелрәк үткәрә.

Хәзер кортларда  төрле чир еш күренә. Аларга каршы дәвалау чараларын алдан куллану яхшырак. Мәсәлән, аскосферозга каршы аскосан һәм башка дарулар кулланыла. Сарымсак та ярдәм итә. Аның ике-өч  кисәген ваклап турыйлар да  марляга төреп рамнар өстенә куялар. 5-6 көн саен яңага алыштырыла. Хәзер умартачылар дәвалауның башка ысулларын да таба.

Фото: Москва24

ЕЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ – СИГЕЗЕНЧЕ АЙ: Басулардагы татлы бал бирүче үләннәрнең чәчкәләре  азая
ЕЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ – СИГЕЗЕНЧЕ АЙ: Басулардагы татлы бал бирүче үләннәрнең чәчкәләре азая
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: