Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 август , 11:06

Янәшәңдәге кеше бәхетле булсын дисәң

Бу дөньяда һәркемнең бәхетле буласы килә. Тик кайвакыт ул үзеңнән генә тормый, ә якын-тирәдәге кешеләрдән дә тора. Бәлки күбрәк алардан торадыр да әле.

Янәшәңдәге кеше бәхетле булсын дисәң
Янәшәңдәге кеше бәхетле булсын дисәң

Бу дөньяда һәркемнең бәхетле буласы килә. Тик кайвакыт ул үзеңнән генә тормый, ә якын-тирәдәге кешеләрдән дә тора. Бәлки күбрәк алардан торадыр да әле. Якын кешегез үзен бәхетле тойсын өчен сезгә түбәндәге җөмләләрне ешрак кабатларга кирәк ди психологлар.

1.“Янымда нәкъ син булганга мин бәхетлемен”. Мондый җөмләне ишеткән кеше сезнең аның белән тормыш юлын бергә үтәргә әзер икәнегезне аңлаячак. 

2.“Миңа синең белән тыныч, рәхәт”. Сөйгәнегез сезнең ниндидер борчылу-күңелсезлекләрегезне уртаклашканда шундый сүзләр әйтегез.

3.“Мин сине яратам”. Хисләреңне белдереп торырга кирәк. Ләкин бу сүзләрне чынлап та көчле хисләр кичергән вакытта әйтү мөһим. Кабатларга кирәкле дип булган көндәлек сүзләргә әйләндерсәгез, аларның көче бетәчәк.

 4.“Минем өчен тырышуың өчен рәхмәт!” Сөйгәнегез сезнең хакка барган җитди адымнарны шулай тиеш кебек кабул итмәгез, аларны бәяләгез. 

5.“Миңа әле бик күңелсез”. Күңелегезне борчыган нәрсәләр турында әйтергә, халәтегезне белдерергә, ярдәм сорарга курыкмагыз. Ихласлык кешеләрне якынайта.

Хисләрне сүзсез дә белдерергә мөмкин. Моның өчен якын кешегезнең күзләренә гадәттәгедән озаграк карагыз.

Фото: darminaopel.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: