Тышта яңгыр... Өйдә утырабыз... Гадәттә, мондый һава торышы үзе үк аш-су бүлмәсенә керергә куша төсле. Якыннарыгызны нәрсә белән сыйларга телисез? Без кишер бөккәнне тәкъдим итәбез.
Аны пешерү өчен 1 чәй калагы коры чүпрәне 1 чәй калагы шикәр комы, әз генә су белән күпертеп алырга кирәк.
0,5 стакан җылы сөт, 0,5 стакан җылы су, 0,5 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, күпертелгән чүпрә, он, 50 грамм үсемлек мае салып, камыр басабыз. Һәм җылы урынга куябыз.
Хәзер эчлек әзерлибез. Дөгене юып, кайнаган суга көнбагыш мае, тоз салып бүрттерәбез. Йөземне җылы суда юабыз. Кишерне угычтан уып, шикәр комы сибеп, кул белән уып, суын саркытабыз.
Барысын бергә кушып, эчлекне болгатырга.
Зур булмаган түгәрәкләр җәеп, бөккәннәрне ясыйбыз.