Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 август , 14:23

Чын балны ясалмадан ничек аерырга?

Белгеч фикерен тыңлап карыйк.

Чын балны ясалмадан ничек аерырга?
Чын балны ясалмадан ничек аерырга?

Сер түгел, бүген базарларда чын бал сатып алам дип, ясалма бал алып ныклап алданырга мөмкин. Кызганычка каршы, намуссыз сатучылар бар. Ничек алданмаска һәм чын балны ясалмадан ничек аерырга? Белгеч фикерен тыңлап карыйк.
Дәүләт мәгариф университетының табигый фәннәр деканы, биолог Ирина Лялина раславынча, агызганда табигый бал өзлексез, ягъни өзелмичә, таучык хасыйл итеп, сузылып ага һәм савытта акрын гына тарала. Шулай ук аны кашыкка урап була. Ясалма бал исә тамчысыман тама һәм савытта тиз тарала. Табигый бал савыттагы салкын суда акрын эри һәм утырма (осадок) калдыра. Ясалмасы исә тиз эри һәм утырма калдырмый.
Белгеч балны талинкәгә тамызып, өстенә салкын су салып тикшереп карарга да киңәш итә, чөнки балның "хәтере" бар ди ул. Суны тәлинкәдә селкеткәннән соң, әгәр бал чын булса, кәрәз хасыйл булачак. Моннан тыш, табигый бал хуш исле һәм катлаулы тәмгә ия. Тәмләп караганда башта аның татлылыгы сизелми, ул соңыннан килә. Мондый балны күп ашап булмый: ул "майлы" һәм "авыр" тоела. Ясалма бал исә артык татлы була, хуш исе булмый.
Биолог билгеләвенчә, якынча 8 айдан соң табигый балда кристаллар хасыйл була. Ясалма продукт исә озак вакыт сыек булып кала.
Тикшереп карауның тагын ике ысулы. Кәгазьгә тамызганда табигый бал таралып китә, ясалма бал исә дымлы тап калдыра. Йода белән тикшереп карарга мөмкин: балга су салып болгатырга һәм өстенә йода тамызырга. Катнашма зәңгәрләнсә, димәк, балда крахмал бар. Табигый балны кәгазьгә тамызып яндырып карарга да була. Табигый булса, янарга тиеш, ясалмасы янмый.

Ә сез балны тикшереп карауның нинди ысулларын беләсез?

Фото: atlasvkusa.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: