Барлык яңалыклар

Күп калмас ул кышка да...

Үзебез әзерләгәне тәмлерәк.  

Күп калмас ул кышка да...
Күп калмас ул кышка да...

Үзебез әзерләгәне тәмлерәк.

 

Бакчаларда үскән яшелчәләрнең озак сакланмый торган, туры эшкәртүгә тәгаенләнгәннәре банкаларга кереп яткач, кәбестә, кишер кебек озак сакланучылары күп булып, тагын ниләр әзерлим икән дигән сорау туа. Үз тәҗрибәмдә солянка, борщ кебек ярымфабрикатлар бик кирәкле булуын беләм, аларны ел да әзерләргә тырышам. Токмачлы аш бик тәмле булса да, саный китсәң, аны чакрымнар озынлыгында кискән булсак та, ашларны төрләндереп ашыйсы килә.

Кыш көне, эштән соң, пешкән шулпаны тәмләп, баетып җибәрергә бик уңайлы була бу ярымфабрикатлар. “Кышын карга бугы да табып булмый”, диләрме әле))) Менә шул, түтәлләрдән өзеп алу чикләнгән чорда  бу банкалар “Урра”га ашалып бетә. Яңадан-яңа рецептлар кулланып әзерләсәң, тагын да кызыклырак. Хәер, анда инде үз фантазияң дә коткара. Менә тагын бер солянка рецептына тап булдым. Мактыйлар. Әзерләп карыйк әле.

Бу тәмле солянканы әзерләү өчен кирәк:
1 кг кишер,
1 кг суган,

3 кг кәбестә,
2 аш кашыгы тоз,
4 аш кашыгы шикәр комы,
450 гр банка томат пастасы,

300 гр көнбагыш мае.
Көнбагыш маен кыздырып, аңа угычтан кырган кишерне салабыз. Кыза тора.
Шуңа туралган суганны салабыз. Кыздырабыз.
Инде туралган кәбестәне һәм барлык кирәкле ингредиентларны салып, 2 сәгать дәвамында акрын гына утта пешерәбез.
Пешеп җитәргә 10 минут кала 1 бал калагы аш серкәсе кислотасы салабыз. Солянка әзер. Инде парлап алган банкаларга тутырып, “шытырдатып” ябып куябыз, һава кермәсен, үзенә чират җиткәнче яхшы саклансын.
Әзерләп карыйбызмы?

Фото: agro-tm.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: