Бакчада үскән кишернең яшь, тәмле чагы. Әлеге бакча нигъмәтенең җимеше генә түгел, яфрагы да шифалы. Яфракларны юып, турарга һәм киптерергә кирәк. Пешеп чыгар алдыннан барлык төр беренче ашларга кушарга була. Ризыкның тәмен бозмаячак, ә файдасы - шиксез.
Кишер яфрагын кичтән чәй кебек пешереп куеп, икенче көнне эчәргә мөмкин. Бер айлап эчсәң, бавыр чирләреннән, йөрәккә, күзгә шифасы зур була.
Аны кышкылыкка киптереп кую да яхшы.
Кишер үзе А, D, В группалары витаминнарына бай. Анда кальций, селен, цинк, магний, фосфор да бар. Организмга кирәкле каротин дигән матдә пешергәндә дә файдалы үзенчәлекләрен югалтмый.
Кишер эчәклекләрнең дөрес эшчәнлеген тәэмин итә, күз күрүен яхшырта, иммунитетны ныгыта, аппетитны ача, бит тиресенең төсен матурлата.
Әмма искәрмәләр дә бар: йөкле хатын-кызларга, гастрит кебек ашказаны авыруларыннан, аллергиядән интеккән кешеләргә кишерне саклык белән генә ашарга киңәш ителә.