Барлык яңалыклар

Черки тешләмәсен дисәгез...

Җәйге бөҗәкләрне куркытучы чаралар байтак.

sport24.ru
Фото:sport24.ru

Җәйге мизгелдә һавада бөҗәкләр күп, черкиләр дә тешләргә мөмкин. Мондый тешләүләр һәркемгә төрлечә тәэсир итә. Шул урын кызара яки шешеп чыга.

Моны булдырмас өчен түбәндәге чаралар ярдәм итәр:

*Камфара мае (камфорное масло). Черкиләр әлеге исне яратмый икән. Тәнгә я киемгә бераз гына тигерсәгез дә, черкиләр урап узачак.

*Ванилин исе шулай ук черкиләрне куркытачак. Суга ванилин салып, тән я киемгә тигерсәгез, ярдәме тими калмас.

*Валериан исе дә- черкиләрне куркытучы исләр исемлегендә.

*Эфир майлары (эвкалипт, базилик, канәфер һ.б.), суга тамызып сөрткәндә, шулай ук ярдәмгә киләчәк.

*Шомырт яки миләшнең яфрагын уып, черкиләр кунарлык урынга сөртергә дигән ысул бар.

Тешләнгән урын тизрәк төзәлсен, кычытмасын өчен, шул урынга спирт, одеколон кебек антисептик чара белән эшкәртергә кирәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: