Барлык яңалыклар

Кузгалак пирогы рецепты

Быел нишләптер кузгалагым соңрак өлгерде. 

Камыр өчен:

Он – якынча 480-500 г

Коры чүпрә – 7 г

Шикәр  – 80 г

Тоз – 0,5 чәй калагы

Сөт (җылы) – 200 мл

Атланмай эретелгән – 80 г

Йомырка – 1

Эчлек өчен:

Кузгалак – 600г

Шикәр – 200 г

Кукуруз крахмалы – 40 г (4 аш кашыгы, чүмәкәй түгел)

Эш барышы:

Камыр әзерлибез. Онытмагыз:барлык ризыклар да бүлмә температурасында булырга тиеш.

Җылы сөт, чүпрә һәм шикәрне болгатабыз. 10-15 минуттан бу катнашма күбекләнеп күпереп чыгарга тиеш.

Катнашмага йомырка, тоз, эретелгән атланмай кушып янә болгатабыз. Аннары иләнгән онны өлешләп кушып, камыр басабыз. Рецептта күрсәтелгән онның барлык күләмен кушарга ашыкмагыз, камырның тыгызлыгына карагыз. Он төрле була, төрле дымлылыкта, шуңа ул я азрак, я күрсәтелгән күләмнән күбрәк кирәгергә мөмкин.

Камырны һәм савытны үсемлек мае белән буйыйбыз, камырны полиэтилен плёнка белән каплап, 1-1,5 сәгатькә җылыга куябыз. Бу вакыт эчендә камыр икеләтә кабарырга тиеш.

Эчлекне әзерлибез.

Кузгалакны яхшылап юабыз. Сабаклары эре һәм каты булса, аларны кисеп ташларга кирәк. Эчлекне чи кузгалактан да, кайнаган суга салып алып та ясыйлар. Мин кайнаган суга “манчып” алдым (ул шунда ук төсен үзгәртә һәм  күләме 3-4 тапкырга кими).  Артык суы тамып бетсен өчен дуршлагка салып тордым. Болай иткәндә пирогка күбрәк эчлек сыя һәм кузгалакның артык кислотасы юк була.

Икенче бер савытта эчлек өчен тәгаенләнгән шикәр белән  кукуруз крахмалын болгатабыз. Кабарган камырны ике өлешкә бүлеп, пирог ясыйбыз. Эчлек өстенә шикәр белән крахмал катнашмасын сибеп  чыгабыз. Һәркем үзенең духовкасының “көен” белеп, пирогны пешерергә (мин 180 градуста 35 минут чамасы пешердем). Пирогны духовкадан алу белән өстенә көнбагыш мае буядым. Болай иткәндә пирог тышы йомшак була.  Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: