Барлык яңалыклар

Крыжовник дәвалый

Бу үсемлек бакчагызда бармы?

Автор фотосы
Автор фотосы

Бакчада да дәвалаучы үсемлекләр үстерергә була. Крыжовникның шифалы яклары турында белә идегезме?

*Остеохондрозны, артритны дәвалау өчен, 20 крыжовник яфрагын 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтеп, көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр.

*Эч катканда, 2 аш кашыгы җиләкне 300 мл суда кайнатып чыгарып, суынганчы төнәтәләр, сөзеп, һәр 3 сәгать саен 100 әр мл эчәләр.

*Салкын тигәндә, крыжовник согын сыгып, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр, шул сок белән тамакны да чайкыйлар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: