Барлык яңалыклар

Туңдырма, авызымны туңдырма!

Олылар да, балалар да аны яратып ашый.

Туңдырма, авызымны туңдырма!
Туңдырма, авызымны туңдырма!

Туңдырманы күпләр ашарга ярата. Алар эсседә ярдәм итә микән?! Табиблар эсседә туңдырма турындагы төп мифны ачты. Кардиологлар исбатлаганча, эсседә туңдырма организмны җылыта гына, без уйлаганча суытмый. Тәм-томнар ашказаны тизрәк эшкәртүгә ярдәм итә, шуның аркасында җылылык барлыкка килә. Ашказаныбыз вакытлыча гына суытыла, ләкин ярты сәгатьтән соң тагын да эссе була. Татлы сода да шундый ук реакциягә китерә.

Эсседә күпләр ашый ул туңдырманы, эскимоны. Әгәр дә тамак авыртмасын дисәгез, туңдырманы яки башка туңдырылган десертны әз-әзләп порция белән ашагыз.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: