Барлык яңалыклар

Чәй гөмбәсе ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый

Башка бик күп чирләргә каршы кулланыла икән.

Чәй гөмбәсе ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый
Чәй гөмбәсе ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый

Чәй гөмбәсенең файдалы үзлекләре бик күп. Бактерияләргә каршы тору үзенчәлеге аркасында бу эчемлек борын һәм авыз куышлыгындагы ялкынсынуларны бетерә, һәр 2-3 сәгать саен чайкаткан очракта, ангина һәм фарингитны дәвалый.

Мондый эчемлек кандагы алама холестеринны киметә, кан тамырларын ныгыта һәм нерв системасын тынычландыра.

Аны ашказаны-эчәк авыруларын дәвалауда да кулланалар.

Шулай ук чәй гөмбәсе белән аяк һәм кул бармакларындагы үлекле яраларны да дәвалыйлар.

Ул якты һәм җылы урында әйбәт үсә. Аңа кайнаган суны бүлмә температурасына кадәр суытып салалар. 4 аш кашыгы кара чәй (заварка), 5 аш кашыгы шикәр комы салсаң, ул файдалы матдәләр бүлеп чыгара.

Гөмбәнең өстенә 4 кат марля ябалар, ул суларга тиеш. Гөмбә суын төрле катнашмалар белән дә ясап була, мәсәлән, кара чәй урынына төрле файдалы үләннәр, бал һәм кайнатмалар кулланырга мөмкин. Ләкин алар белән сак кына эш итәргә кирәк, чөнки гөмбәнең өске элпәсе яраланырга мөмкин.

Гөмбә суын көненә 3 стакан эчәргә ярый. Шулай да, башта табиб белән киңәшләшергә, аннан соң гына кулланырга киңәш итәбез. Чыганак: muzoktcrb.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: