Барлык яңалыклар

Какы яратасызмы?

Салат эшләп карагыз әле.

ok.ru
Фото:ok.ru

Какының файдалы яклары:

- Югары кан басымын төшерә,

- Кан тамырларын ныгыта,

- Аскарид суалчаннарын бетерә,

- Шикәр чире вакытында ашарга киңәш ителә,

- Азканлылыктан булыша,

- Атеросклероз, полиневрит вакытында файдалы.

Какыдан файдалы салат ясау ысулы:

*150 г какы,

*100 г пешкән бәрәңге,

*15 г үсемле мае,

*тоз, борыч.

Яшь какы сабакларын һәм яфракларын чистартырга, вак итеп турарга. Пешкән бәрәңгене шакмаклап турарга, тирән савыт төбенә салырга. Шуңа какыны өстәргә, тоз-борыч, май салып, болгатырга.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: