Барлык яңалыклар

Дөрес итеп сакланса, икмәк тиз искерми

Тәмен һәм хуш исен югалтмасын өчен саклау ысуллары бар.

Автор фотосы
Фото:Автор фотосы

Күбрәк алынганда, икмәкне суыткычка куеп торыгыз, болай саклау файдалы.

*️Суыткычта икмәк озаграк саклана, шуңа өстәп, аның гликемик индексы ике тапкыр кими.

*Икмәк крахмалны үз эченә ала, һәм аны суытсаң, ул чыдам була. Аны ашаганнан соң кешенең кандагы глюкоза дәрәҗәсе азрак арта, һәм май артык килограммга салынмый.

 *Әгәр икмәкне ашарга өлгермисез икән, туңдырыгыз. Туңдырыр алдыннан икмәкне кечкенә кисәкләргә бүлегез (алар буханка яки батонга караганда тизрәк эри). Туңдырганда икмәкне тыгыз итеп төрергә кирәк, шулай эшләгәндә дым күбрәк сакланачак, димәк, ул үзе дә йомшак калачак. Шулай итеп, бодай икмәге туңдыргычта 3 айга кадәр саклана ала.

*Ипине махсус савытта сакларга мөмкин. Ризыктагы дым югалмасын өчен бер телем алма яки шикәр куегыз. Ә менә күгәрек булмасын өчен тоз куярга кирәк.

*Икмәк ризыкларын агачтан эшләнгән ипи савытында сакласаң яхшы. Мондый савытта икмәкне сөлгегә төреп, бер атна дәвамында искертмичә, күгәртмичә саклап була.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: