Барлык яңалыклар

Арпа ярмасы бавырны чистарта

Файдалы яклары күп төрле.

mixyfotos.ru
Фото:mixyfotos.ru

Арпа организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, эчәклекне дәвалый һәм шикәр диабетыннан файдалы.

Арпа ярмасы (перловка) җепселләр күләме буенча рекордсмен. Клетчатка тәэсирендә үт сыеграк була, бу ташлар барлыкка килү ихтималын киметә.

Аның файдасы күп төрле:

*организмны витаминнарга (аеруча В3 витамины, селен) баета,

*бавыр тукымаларын ризык белән килгән канцероген кушылмалардан чистартырга ярдәм итә,

*иммунитетны ныгыта,

*тире, сөяк һәм йөрәк-кан тамырлары системасын яхшырта,

*эчәк микрофлорасы составына уңай йогынты ясый,

*кандагы шикәр күләмен киметә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: