Барлык яңалыклар

Акбур ашарга яратсагыз

Күпләр организмына кальций җитмәгәндә акбур куллана.

38rosta.ru
Фото:38rosta.ru

Әгәр сезнең акбур кимерәсегез килсә һәм тешләрегезнең торышы да артык мактанырлык түгел икән, димәк, кальций җитенкерәмәве ачыктан-ачык күренеп тора.

Кальцийга булган тәүлеклек ихтыяҗ хатын-кызлар өчен - 500 мг һәм ирләр өчен - 800-1300 мг. 2 стакан кефир һәм 2 сырлы бутерброд тешләрне ныгыта һәм кальцийга булган тәүлеклек ихтыяҗны канәгатьләндерә. Рационыгызга оеган сөт ризыкларын, эремчек, сыр, брынза, йомырка, сардина балыгы, арыш ипие, чикләвекләр, яшелчә һәм җиләк- җимешләрне (бигрәк тә фасоль, чөгендер яхшы) кертегез.

Шуңа игътибар итегез: ак ипине, солы, какао, шпинат, майлы ит һәм башка майлы ризыкларны күп куллану тешләр өчен әһәмиятле бу микроэлементның үзләштерелүен киметә. Бу процессны D витамины (балык маенда, тәрәч балыгы бавырында, йомырка сарысында бар) һәм фосфор (фосфор белән кальций сөт ризыкларында тигез күләмдә була) яхшырта.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: