Барлык яңалыклар

“Париж” салаты тәмле була!

   Майның бәйрәм көннәре дәвам итә, ә урамда салкын яңгыр ява...

“Париж” салаты тәмле була!
“Париж” салаты тәмле була!

Майның бәйрәм көннәре дәвам итә, ә урамда салкын яңгыр ява... Әйдәгез, үз күңелләребезне күтәреп, тәмле салат ясап сыйланыйк әле, дуслар. Бу искиткеч тәмле дә, туклыклы да салат һәркемнең күңеленә хуш киләчәк.

    Кирәгә:300 г. тавык яки күркә ите, 5 йомырка, 150 г. караҗимеш, 100 г. әчтерхан чикләвеге, 100 г. сыр, майонез, тоз.

    Әзерләү: Тавык итеп пешереп, суытып, вак итеп турыйбыз. Шулай ук караҗимешне вак кына турыйбыз. Чикләвекне блендерда ваклыйбыз. Пешкән йомыркаларның сарысын, агыннан аерып, аерым тәлинкәләргә вак кыргычтан үткәрәбез. Шулай ук сырны да кырабыз.

    Хәзер салатны җыябыз: башта сай тәликәгә ит җәеп, тоз, тәменчә борыч сибәбез. Өстенә майонез сылыйбыз. Өстенә йомырка сарысын җәеп, тагын майонез сылыйбыз. Аннан караҗимеш, майонез, сыр, майонез җәябез.

    Иң ахырдан чикләвек сибәбез.

Фото: russianfood.com

  

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: