Барлык яңалыклар

Шомырт чәчәгеннән кайнатма

Хуш исе белән аерылып тора.

Шомырт чәчәгеннән кайнатма
Шомырт чәчәгеннән кайнатма

Хуш исле кайнатма кышкы салкын көннәрдә чәй табыны артында ямьле язларны исегезгә төшерер.

Кирәк була:

*1,5 л шомырт чәчәге

*1 кг шикәр комы

*0,4 л  су

*0,5 чәй калагы лимон кислотасы.

Әзерләү тәртибе:

Чәчәкне яфраклардан арындырырга, чәчәкләре генә булган чуклар кирәк. Суны кәс­трүлгә салып кайнатып чыгарырга һәм барлык шикәр комын салып, болгата-болгата эретеп бетерергә. Чәчәкләрне дә өстәп, 10 минут утта тотарга. Шуннан соң чәчәкләрне җыеп алыр­га яки сөзәргә дә, лимон кислотасын кушып, берничә минут кайнатырга. Әзер булгач, банкаларга тутырып, капкач капларга һәм салкынча, караңгы урында сакларга.

Шомырт чәчәге кайнатмасы хуш исе белән аерылып тора һәм вирусларга, ялкынсынуга каршы тәэсир итә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: