Барлык яңалыклар

Бәрәңгене кайчан утыртасыз?

Ә аңа су сибәргә кирәкме?  

Бәрәңгене кайчан утыртасыз?
Бәрәңгене кайчан утыртасыз?

Ә аңа су сибәргә кирәкме?

 

Ә без утырттык инде – 1 май көнне. Хезмәт бәйрәмен шулай билгеләдек. Ә сез кайчан утыртасыз, җәмәгать?

Бәрәңгене кайчан утыртырга кирәклеге турында 23 еллык стажлы фермер Минталыйп Миңнеханов үз киңәшләрен бирә.

Тукай районынан фермер Минталип Миңнеханов бәрәңге утырту графигын инде 23 ел үзгәртми, шул бер кагыйдә буенча утырта икәрн. Бу хакта «Чаллы хәбәрләре» гәзите хезмәткәре Л.Гайфетдинова яза.

Быел ул бәрәңге утырту мәйданын 85 гектарга җиткергән. Бәрәңгене 8-9 майда утыртырга җыена.

«23 ел инде бәрәңгене график буенча утыртабыз – май башында, – дип сөйләгән 73 яшьлек Минталыйп Исмәгыйль улы. – Төрле вариантларны тикшереп карадык, дөресен әйтим – иртә утыртуның бернинди мәгънәсе юк. Һава торышы үзгәрүчән була, безнең полосада кырау да төшә.

 Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм – һәрвакыт сак булырга кирәк. Аннары иртә утыртуның отышы юк – салкын җирдә яткан бәрәңге барыбер үсми. Сүз уңаеннан – туфрак плюс 25 градуска кадәр җылына икән, шул ук хәл – үсми дә, үлми дә».

Фермер хуҗалыгын 2000 елда булдырган. Ул бәрәңгегә су сибеп үстерә.

 

Фото:

sparklogic.ru

 

Бәрәңгене кайчан утыртасыз?
Бәрәңгене кайчан утыртасыз?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: